news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында яшәүчеләр: үзара салым - авылны төзекләндерүнең иң гади юлы

Үзара салым программасы буенча җыелган акча авыл җирлекләренә дүрткә арттырып кайтарыла.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 7.00 сәгатьтә Биектау авыл җирлегендә 7 сайлау участогы ачылды. Биредә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча референдум узды. Җирлектә яшәүчеләргә республика программасы гамәлдә булырмы-юкмы икәнлеген хәл итәргә кирәк. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» газетасы яза.

«Безнең бөтен Биектау буенча үзгәрешләр күренә. Әлбәттә, алар күбрәк булса, без тагын да шат булыр идек. Шуңа күрә килдек тә», — диде Биектау авылында яшәүче Александра Афанасьева.

Җыелган акчалар авыл җирлекләренә дүрткә арттырып кайтарыла. Ул акчага авыл җирлекләрендә зиратларны төзекләндерәләр, юлларга вак таш җәяләр, балалар мәйданчыклары урнаштыралар.

«Бу — үз авылыңны төзекләндерүгә, бәхетле булу һәм рәхәтләнеп яшәү өчен иң уңайлы, иң туры юл», — дип үз фикерләре белән уртаклашты Анна Никифорова.

Киләсе референдум 1 декабрьдә Биектау районында Бөреле авыл җирлегендә узачак.

Шулай ук 20-21 ноябрьдә вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен үзең белән паспорт яки аны алыштыра торган башка документны алырга кирәк.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100