Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районында яшәүче гаилә грант акчасына терлекчелек фермасы төзи
Кырык сыерга исәпләнгән ферма төзү проекты өчен 5 миллион сум күләмендә ярдәм бирелгән.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районында яшәүче Рифкать Әкъсанов грант акчасына терлекчелек фермасы төзи. Ул 40 сыерга исәпләнгән ферма төзү проектына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 5 миллион сум күләмендә ярдәм алды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ферманы ныклап төзергә булганнар. Әгәр күпләр фермаларның диварларын металл панельләрдән төзүне өстен күрсәләр, биредә аларны 30 см калынлыктагы блоклардан салганнар. Кышын — җылы булсын, җәен салкынча булсын өчен эшләгән ул шулай. Фермерның планы — кышка барлык хуҗалыкны түбә астына кертергә һәм язга таба сыерлар алырга.
«Җайланмаларны урнаштырасы калды. Тирес җыю, сөт саклау өчен танклар куярга һәм сыер саву постын булдырырга уйлыйбыз», — дип сөйли Рифкать Әкъсанов.
Фермерның әлегә сыерлары булмаса да, фермасын төзеп бетерә һәм инде сөтне ничек, кая сату турында кайгырта. Җирле сөт заводына күпләп сату турында килешеп тә куйган инде ул.
Рифкать Әкъсановның төзелеп беткән диярлек фермасы булуга карамастан, җире бик күп түгел — нибары 8 гектар. Терлек азыгының бер өлешен шунда да үстереп була, әмма фермер һәм аның гаиләсе башка юлны сайлаган.
«Терлекләрне монокорм белән ашатачакбыз. Печән, салам, сенажны үзең әзерли башласаң — тулы бер хуҗалык тотарга кирәк. Техника, кешеләр, ашлама… Әгәр моңа һәм әзер азык сатып алуга чыгымнарны чагыштырып карасаң, аерма зур түгел. Без, болай җиңелрәк һәм отышлырак булыр, дигән карарга килдек», — ди фермер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз