Биектау районында йөк машинасының ни сәбәпле януы ачыкланды
Янгынның мәйданы 17 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Биектау районында йөк машинасының ни сәбәпле януы ачыкланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Шунысын да искәртик: кичә көндез 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына М7 трассасының 808нче чакрымында Тверь өлкәсе номерлары куелган «Мерседес» зур йөк машинасына ут кабуы хакында хәбәр килә.
Урынга 5нче һәм 113нче янгын-коткару хезмәтләре янгын сүндерүчеләре, күзәтчелек эшчәнлеге дознавателе килә.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны 11 минут эчендә сүндерә. Йөк машинасы 17 квадрат метр мәйданда тулысынча янып бетә.
Янгынның сәбәбе – транспорт чарасының система механизмнары төзек булмавында.