news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында Татфондбанкның өстәмә офисын басканнар

Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана.

Биектау районында Татфондбанкның өстәмә офисын басканнар
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында Татфондбанкның Луговая урамындагы өстәмә офисын билгесез кешеләр талаган. Бу хакта «Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана.

«Татар-информ»га хокук саклау органнарыннан билгеле булганча, өстәмә офис хезмәткәрләренең  гаризаларында 12 декабрьдән 10 мартка кадәр офистан 3,5 миллионнан артык акча - сумнарда һәм 30 меңнән артык евро урланган булуы күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат тикшерелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100