news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында шәхси йортта янгын сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар

Кичә Пермяк авылында кичке сәгать җиденчедә бүрәнәдән салынган йортка ут капкан.

Биектау районында шәхси йортта янгын сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районында Пермяк авылында янгын сүндерүчеләр шәхси йортка капкан утны сүндергән һәм йортның өлкән яшьтәге хуҗасының мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Пермяк авылында кичә кичке сәгать җиденчедә агач йорт яна башлаган. Янгын сәбәбе электр приборларын дөрес кулланмау икәнлеге ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр йортта 78 яшьлек бабайның мәетен тапкан. Аның 75 яшьлек хатыны исән, аның бите бераз пешкән. Әби хастаханәгә барудан баш тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot