news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында мохтаҗ гаиләләр өчен 150 мең сум акча җыйдылар

Җыелган акчаларны бәйрәм чарасына чакырылган инвалид балалар саны буенча тугыз конвертка бүлделәр.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Биектау районында «Йөрәктән йөрәккә» дигән хәйрия марафоны узды. Аның барышында 150 мең сум акча җыелды, дип хәбәр итә «Высокогорские вести» газетасы.

Җыелган акчаларны бәйрәм чарасына чакырылган инвалид балалар саны буенча тугыз конвертка бүлделәр.

Ел саен махсус комиссия ярдәмгә мохтаҗ физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар исемлеген төзи. Һәм ел саен дистәгә якын гаилә адреслы ярдәм ала.

«Йөрәктән йөрәккә» марафоны инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел район Мәдәният йорты сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан чыгыш ясады.

Декада барышында районда 100дән артык чара үткәрү күздә тотыла. Алар мәктәпләрдә, авыл Мәдәният йортларында узачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән 200дән артык балага бүләкләр тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot