news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында М7 трассасында чит ил машинасы бер кызны бәрдереп үтергән – фото

Хәзерге вакытта һәлак булган кызның шәхесе ачыклана.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле кыз үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Колсәет бистәсе янындагы һәлакәт турындагы хәбәр 20 ноябрь көнне 20.48дә 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына алынган. Авария булган урынга оператив төркем һәм янгын сүндерүчеләр киткән.

М7 трассасының 812нче чакрымында “Фольксваген” автомобиле белән идарә иткән 23 яшьлек егет җәяүле кызны бәрдергән. Кыз үлгән, хәзер аның шәхесе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot