news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Кичәдә гомерләрен хезмәткә һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Биектау кешеләре кунак булды.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Биектау районының Туган якны өйрәнү музеенда Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр. Ел саен бу бәйрәм 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы хәбәр итә.

Бу көнне музейда бәйрәм мохите хөкем сөрә иде, кичәдә бөтен гомерләрен хезмәткә һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Биектау кешеләре кунак булды. Бәйрәм концертын Ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов ачты. Ул бәйрәмгә килүчеләргә сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләде.

Аннары сәхнәдә  халыкара, республика һәм район фестивальләре, бәйгеләре лауреатлары һәм депутатлары, шулай ук «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.

«Герда» вокал ансамбленең легендар «Казан кичләре» җыры беркемне дә битараф калдырмады. «Татар җыры» лауреаты Алинә Даутова җырларын тамашачылар көчле алкышлар белән кабул итте. Бу көнне өлкәннәргә күрсанлы җырлар һәм шигырьләр багышланды, матур сүзләр әйтелде.

Чара азагында кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100