Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында күршеләре яна торган фатирдан 51 яшьлек ир-атны коткарып калган
Янгын Яшьләр урамындагы бер катлы 21нче йорт фатирында чыккан.
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Биектау районында яна торган фатирдан күршеләре 51 яшьлек ир-атны коткарып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә Биектау районының 112 ашыгыч хезмәте номерына Коркачы тимер юл станциясе янында Яшьләр урамындагы бер катлы 21нче йорт фатиры януы хәбәре алынган.

Урынга 113нче янгын-коткару часте, Коркачы янгын сүндерүчеләре, шулай ук тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре килгән.
Янгын өч квадрат метрда булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 15 минуттан сүндергән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз