Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районында күп балалы гаилә өчен фотосессия оештырылды
Истәлеккә фотолар — «Демография» глобаль илкүләм проектының бер өлеше.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Ата-ана булу бәхете» проекты кысаларында күп балалы гаилә өчен фотосессия оештырган. Бу үзәк откан грант акчасына мөмкин булган.
Истәлеккә фотолар — «Демография» глобаль илкүләм проектының бер өлеше. Уйланганча, балалар белән бәхетле ата-аналар гаиләне тулыландыру өчен тагын бер аргумент булачак. Шуңа күрә проект «Ата-ана булу бәхете» дип атала да инде. Бу турыда «Высокогорские вести» хәбәр итә.
Фотосессия геройлары Шәймәрдановлар гаиләсе булды. Әлфиягә бу кызыклы проектта катнашырга тәкъдим иткәч, ул шатланып риза булган. Бүгенге көндә Әлфия дүртенче баласын көтә.
Матур кадрлар өчен атрибутларны социаль үзәк хезмәткәрләре әзерләде. Нәтиҗәдә чыршылар һәм кар фонында чын кышкы әкият килеп чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз