Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында илкүләм проект ярдәмендә яңартылган китапханә ачылачак
Муниципалитетның үзәк китапханә системасы «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 5 млн сумлык грант алган.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районы Чернышевка авылында 1 октябрьдә яңартылган заманча китапханә ачылачак. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында муниципалитетның үзәк китапханә системасы 5 миллион сум алды. 4 млн сумга ремонт ясалган җиһазлар сатып алынган, ә 1 миллион сум китапханә фондын тулыландыру өчен билгеләнгән. Китаплар бик тиздән Мәскәүдән кайтарыла. Бу хакта «Высокогорские вести» газетасы яза.
Китапханә мөдире Гүзәл Ганиева сүзләренчә, элек монда элгечләр дә булмаган, укучылар киемнәрен урындыкка куйган. «Ә хәзер бездә, кыйммәтле концерт залларындагы кебек, джокер системасы булачак», — дип шатланды ул.
Чернышевка авылында мәгълүмати үзәк тә барлыкка киләчәк. Аны ноутбуклар, бушлай Wi-Fi, компьютер урыннары, шул исәптән начар күрүчеләр өчен дә җиһазландырачаклар. Монда эшләргә теләүчеләргә дә килә ала. Аларга техника биреләчәк һәм Wi-Fi га да кушачаклар.
Китапханәдә китаплар ирекле кулланылышта булган буккроссинг почмагы да булачак. Биредә шулай ук балалар өчен түгәрәкләр дә оештыралар. Балалар китапханәсе икенче катта урнашачак.
Бинада интерактив такта эленгән конференц-зал да булдыру планлаштырыла. Монда остаханәләр һәм иҗади очрашулар уздырырга мөмкин булачак. Китапханәгә Чернышевка авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, Биектау районының башка җирлекләрендә дә, шулай ук Казанда яшәүчеләр йөри ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз