news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында ике өлкән кеше һәм ике бала газ белән агуланган

Гаиләнең агулануы турындагы хәбәр бүген 15.05 сәгатьтә 112 бердәм экстрен номерына алынган.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Биектау районының Урта Алат авылында дүрт кеше, шул исәптән 9 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз агуланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Биектау районының 112 бердәм экстрен номерына бүген 15.05 сәгатьтә алынган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, полиция, медицина һәлакәтләр үзәге һәм “Газпром трансгаз Казан” хезмәткәрләре килгән.

76 яшьлек ир-ат, аның 66 яшьлек хатыны һәм 9 яшьлек малай һәм 13 яшьлек кыз хастаханәгә озатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100