news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында ике бистәдә күпфатирлы йортлар файдалануга тапшырылды

Тантаналы чарада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.

 (Биектау, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Биектау хәбәрләре”). Татарстанның Биектау тимер юл станциясе бистәсенең Мәктәп урамындагы 12 фатирлы яңа йортын файдаланышка тапшырдылар. Шулай ук Бөреле бистәсендә дә Гагарин урамында 27 фатирлы яңа йорт тапшырылды. Әлеге йортлар гражданнарны аварияле торактан күчерү һәм социаль ипотека программалары буенча төзелгән иде, диелә “Биектау хәбәрләре” газетасында.

Тантаналы чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Ул, яңа фатирлы булучыларга исән-имин, куанычта яшәргә насыйп булсын, дип теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot