news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында бишек җырын иң яхшы башкаручыны ачыкладылар

«Бишек жыры» конкурсы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланды.

Биектау районында бишек җырын иң яхшы башкаручыны ачыкладылар
«Высокогорские вести»

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Биектау районының «Тургай» балалар бакчасында бишек җырын иң яхшы башкаруга район конкурсы узды. Нәниләр туган телләрендә яраткан бишек җырларын башкарды.

«Бишек жыры» конкурсы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланды. Конкурс халык иҗаты традицияләрен торгызу һәм саклап калу, гаилә һәм гореф-гадәтләр өчен горурлык хисе формалаштыру максатыннна үткәрелде. Бу хакта «Высокогорские вести» газетасы яза.

Конкурста муниципалитетның барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да катнашты. 35 катнашучыдан өч номинациядә иң яхшы 12 номер сайлап алынган. Алар — бала, әби һәм гаилә башкаруында бишек номеры.

Мәктәпкәчә белем бирү укытучысы Рамилә Габдрахманова мондый конкурсларның ел саен оештырылуын билгеләп үтте. 2019 елда «Татар кызы» конкурсы, 2020 елда «Татар малае» бәйгесе, быел «Бишек жыры» үткәрелде.

Нәтиҗәдә, жюри иң яхшыларны сайлап ала алмады һәм барлык 12 финалистка беренче урыннарны бирде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100