news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында авыру балаларга ярдәм итү өчен хәйрия марафоны башланды

Марафонның беренче көне нәтиҗәләре буенча 21 295 сум акча җыелган, хәйрия чарасы исә 10 декабрьга хәтле дәвам итәчәк.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның Биектау районындагы Алан-Бәксәр авыл җирлегендә "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны башланып китте. Бу хәйрия чарасы җирлектә бишенче ел рәттән оештырыла. Ул физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Биектау районы хакимияте матбугат хезмәте.

Районда андый гаиләләр дүртәү, бер гаиләдә тумыштан зәгыйфь игезәк ике кыз тәрбияләнә. Һәр елны хәйрия акчасы җыюда мәктәп балалары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, җирлек халкы, шәхси эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, җирле совет депутатлары катнаша. Һәркем үзенең көченнән килгәнчә, өлеш кертергә тырыша.

Марафонның  үткән ялларда оештырылган беренче көне нәтиҗәләре буенча 21 295 сум акча җыелган, хәйрия чарасы исә 10 декабрьга хәтле дәвам итәчәк. Аннан соң комиссия барлык җыелган акчаны бүлеп, авыру балалар тәрбияләнүче гаиләләрнең өйләренә барып тапшырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot