news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде

Моның өчен "Татмелиорация-Агро" хуҗалыгына кергән Зур Кавал авылы сайланган иде.

 (Биектау, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Биектау хәбәрләре”). Татарстанның Биектау районында "Татмелиорация-Агро" хуҗалыгына кергән Зур Кавал авылында терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчү буенча семинар булды, дип яза “Биектау хәбәрләре” газетасы.

Семинарда катнашкан Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов һәм идарә белгечләре терлекләрнең тору шартларын, аларның азык белән тәэмин ителешен, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы чорда сакланышын карап тикшерделәр. Күргәннәреннән канәгать калдылар. Ел азагына кадәр башкарыласы эшләр, тулаем алганда, төгәлләнгән, дип таныдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot