news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында 16 яшьлек егет үз-үзенә кул салган

Вафат булган яшүсмер Казанның бер мәктәбендә укыган.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Биектау районында 16 яшьлек егет үз-үзенә кул салган. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Фаҗига яшүсмер яшәгән йортта килеп чыккан. Егетнең Казанның бер мәктәбендә укыган булуы билгеле.

Яшүсмернең үз-үзенә кул салуы турындагы мәгълүматны Татарстанның Тикшерү комитетында расладылар. Комитет хезмәткәрләре тикшерү өчен укучының телефонын һәм компьютерын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot