news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районына Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе эш сәфәренә килде

Мирослав Томан республикалар арасындагы хезмәттәшлек кысаларында авыл хуҗалыгының барлык тармакларында нәтиҗәле эшчәнлеккә өметләнүен белдерде.

Биектау районына Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе эш сәфәренә килде
Эрнест Абдулаев, Фәнил Мөхәрләмов

(Биектау, 5 февраль, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре»). Биектау районында Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе эш сәфәрендә булды. Эш төркеме составына Чехия Республикасының 19 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләре кергән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Делегация белән Чехиянең авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелек итә. Чит илдән шуның кадәрле күп кунаклар килүе безнең республикалар арасында авыл хуҗалыгының барлык тармакларында эш мөнәсәбәтләрен җайга салуны планлаштыру белән аңлатыла.

Биектау районында делегация «Элита» нәсел предприятиесендә булды. Белгечләр кунакларга экскурсия уздырды һәм мөгезле эре терлекләрне орлыкландыруга кагылышлы мәсьәләләрдә эш принциплары турында тәфсилләп аңлатты. Әлеге предприятие нәсел үгезләре орлыгын җитештерүдә һәм сатуда махсуслаша.

Мирослав Томан республикалар арасындагы хезмәттәшлек кысаларында авыл хуҗалыгының барлык тармакларында нәтиҗәле эшчәнлеккә өметләнүен белдерде.

"Безнең республикалар арасында хезмәттәшлек һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга сала алсак, мин Татарстанга бик рәхәтләнеп киләчәкмен. Мин биредә эшнең ничек тәртипкә салынганлыгына сокландым. Бу хуҗалыкның шундый нык алга киткән булуы да зур тәэсирләр калдырды", — диде Чехиянең авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан.



news_right_1
news_right_2
news_bot