news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районы үзәк китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Ул танылган татар композиторы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әнвәр Бакировның тууына 90 ел тулуга багышланган

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Биектауның район үзәк китапханәсендә танылган татар композиторы, Татарстанның халык артисты, Росиия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әнвәр Бакировның тууына 90 ел тулуга багышланган үзенчәлекле күргәзмә ачылды.
Милли профессиональ музыкага нигез салучыларның берсе буларак, Әнвәр Бакиров татар музыкасын популярлаштыру, балаларны музыкаль культурага тарту өстендә күп эшләде. Күргәзмәне оештыруда күренекле якташлары турындагы истәлекне кадәрлеп саклаучы Әлдермеш урта мәктәбе зур ярдәм күрсәткән, дип яза бу хакта “Биектау хәбәрләре”.

news_right_1
news_right_2
news_bot