news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы үзәк хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Биредә беренче булып намазны район мөхтәсибе һәм баш табиб укыган.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстанның Биектау районындагы үзәк хастаханәдә намаз уку бүлмәсе ачылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Беренчеләрдән булып намаз уку бүлмәсен Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Биектау авылы мәчетләре имамнары һәм хастаханәнең баш табибы Рамил Зиатдинов караган. Алар шунда ук беренче намазны укыган.

Намаз укучылар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Аерым тәһарәтханә бар. Намаз уку бүлмәсе ике өлешкә – ир-атлар һәм хатын-кызлар урыны итеп бүленгән. Шулай ук биредә дини календарьләр, намаз вакытлары күрсәтелгән белешмәлек тә урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100