Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районы яшь футболчылары Германия - Көньяк Корея җыелмалары матчына килә
Германия - Көньяк Корея матчы “Казан Арена” стадионында 27 июньдә 17.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Биектау районыннан яшь футболчыларның “Эверест” (2005-2006 елда туганнар) ишегалды командасы Казанда “Казан Арена” стадионында 27 июньдә узачак Германия — Көньяк Корея җыелмалары матчына киләчәк. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итә.
- Германия - Көньяк Корея матчы “Казан Арена” стадионында 27 июньдә уза. Матч 17.00 сәгатьтә башлана.
Яшүсмерләр моңа футбол кырындагы уңышлары өчен ирешкән. Соңгы ике елда алар муниципаль һәм республика ачык турнирларында бер генә тапкыр җиңүче булмаган. Быел “Күн туп” турниры финал ярышларында катнашкан. Уенчылар белән матчта команда тренерлары Станислав Тюрин һәм Александр Петухов та булачак.
27 июньдә 13:00 сәгатьтә яшь спортчылар Бауман урамындагы (44/8йорты, “Родина”) Fan ID бирү үзәгендә булачаклар һәм матчка керү өчен Җанатар паспорты алачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз