news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районы Сосновка авылында котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды

Чикләүләр авыруның соңгы очрагын ачыклаганнан соң ике ай узгач бетерелгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Биектау районы Сосновка авылы территориясендә котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Карантин «хайваннарда котыру авыруының соңгы очрагы теркәлгәннән алып ике ай узуга, шулай ук эпизоотик һәм кисәтү чараларының үтәлүенә бәйле рәвештә» гамәлдән чыгарылган.

Карантин 2029 елның 1 октябреннән гамәлдә иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot