Биектау районы музее беренче юбилеен билгеләп үтте
10 елда музейда район тарихы белән бәйле 1,5 меңнән артык экспонат җыелган.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә Биектау районын өйрәнү музеена 10 ел булды. Бу вакыт эчендә музей фонды тарихы, гореф-гадәтләре, истәлекле даталары һәм танылган якташлары белән бәйле 1,5 меңнән артык экспонат белән тулыландырылган, дип яза «Высокогорские вести».
Музей директоры Билал Шиһабетдинов сүзләренчә, экспозицияләр өчен материалларны җыюда музей хезмәткәрләреннән тыш, укучылар, районда яшәүчеләр дә катнашкан. Хәзер тарих турында кызыклы экспонатларны Биектау бистәсендә төп бинада, шулай ук Ибрә авылында Салих Сәйдашев музеенда күрергә мөмкин. Шулай ук музей каршында ветераннар клубы оештырылган.
“Бу – зур эшнең башы гына, төп максат – туган як тарихы турында мәгълүматларны арттыру һәм яшь буынга туган җирнең мәдәни, тархи мирасын тапшыру”, - диде музей җитәкчесе.