news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы мөгаллиме Россиянең халык укытучысы булып танылды

Запастагы капитан Радик Җиһаншин Дөбьяз мәктәбендә 1973 елдан бирле укыта.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәгариф хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Биектау районы Дөбьяз урта мәктәбендә география һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы Радик Равил улы Җиһаншинга “Россия Федерациясенең халык укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта “Высокогорские вести” газетасы хәбәр итә.

Запастагы капитан укытучы булып авыл мәктәбендә 1973 елдан бирле эшли, хезмәт стажы – 43 ел. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирүдә заманча алымнарны һәм мультимедиалы технологияләр кулланып эшли.

“Биектау хәбәрләре” газетасы да район укытучылары турында статистик мәгълүматка бай язма урнаштырган.

Аерым алганда, район мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 969 кеше хезмәт куя, шуларның 523е укытучы хезмәтен башкара (2015 елда - 518), аларның 442се (86 проценты) югары белемгә ия. 341 укытучының квалификацион категориясе бар (2015елда - 406) - бу барлык укытучыларның 65 проценты дигән сүз. Районда 446 (2015 елда – 473) хатын-кыз укытучы исәпләнә.

Укытучы үзенең укучыларына гыйлем һәм тәрбия бирә, мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлын табарга, сәләтен ачарга ярдәм итә. Укытучы һәрвакыт югары әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Укытучы кулында – ил язмышы, аның киләчәге. Шул нисбәттән дәүләт иң актив, алдынгы һәм үз эшенә җаваплы караган укытучыларга һәрвакыт ярдәм итте, кызыксындыру чараларын күрде. Районда “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 69 укытучы, “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 38 укытучы бар. 12 кеше “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем йөртә. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә 66 укытучы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазенә 158 укытучы лаек булган.

Район мәктәпләрендә 30 яшькә кадәр 68 (2015 елда - 50) укытучы хезмәт куя. Районда “Яшь мөгаллимнәр ассоциациясе” төзелде, аңа 30 укытучы тупланган. Быел 6 кеше яшь белгеч буларак килеп, үз урыннарында төпләнеп калды.

Биектау районы укытучылары республика грантларына конкурста актив катнаша. “Укытучы – оста” грантына 11 укытучы, “Укытучы – остаз” грантына 5 укытучы лаек булды. Районда “Белем” өстенлекле илкүләм проекты чаралары да тормышка ашырыла. Аерым алганда, ел йомгаклары буенча 2 яшь укытучыга проектның “Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме” дигән юнәлеше буенча 60 мең сум акча бүлеп бирелде. Быел Суксы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Нурислам кызы Сәйфуллина “Белем” проекты грантына лаек булып, аңа федераль бюджеттан 200 мең сум акча бирелде.

Белемнең сыйфаты республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында чагыла. Агымдагы елда 1 укучы бөтенроссия олимпиадасында, 3 укучы бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, 16 укучы республика олимпиадаларында катнашып, җиңүче исемен алды, диелә “Биектау хәбәрләре” газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100