Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биектау районы крестьяннары җиргә конституцион хокукларын белдерде
Биектау районы крестьяннары җиргә конституцион хокукларын белдерде
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Республиканың Биектау районы Казаклар авылында яшәүчеләр бишәр гектар җирне шәхси милеккә алды. Хәзер алар үз җирләрен хокук буенча арендага бирә ала. Яз җитү белән ташландык җирләр гамәлгә кертеләчәк, ә крестьяннар аренда түләве рәвешендә акча алачак.
Авылда әлеге мәсьәлә иң кискеннәрдән санала. Крестьяннар җир хуҗалары булырга планлаштырмаган районнарда җир пайлары әлеге территориядәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең шәхси милкенә әйләнә. Ә Биектау районында башка хәл. Элекке колхоз таралган, кырларны эшкәртүче юк, җирләр буш тора. Ачыкланганча, крестьяннарга хокук буенча 800 гектар авыл хуҗалыгы җире тиеш, җир белән хуҗаларча идарә итәргә: аны яңадан әйләнешкә җибәрергә уйлаганнар. Бәхеткә каршы, кайчандыр җирле хакимият тарафыннан бирелгән документлар юридик көчләрен югалтмаган. Крестьяннар үз пайларын ышанычлы кешеләргә тапшырырга планлаштыра, районда андыйлар да табылган. Алар - җир мәйданын арттырып авыл хуҗалыгы культурасын үстерү белән шөгыльләнергә хыялланучы җирле фермерлар. Яз җитү белән Казаклар авылында яңа тормыш башланачак. Татарстанның Фермерлар һәм крестьяннар хуҗалыклары ассоциациясе белгечләре хәбәр итүенчә, мондый хәлләр республиканың башка районнарында да күзәтелә башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз