news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы Иске-Казан авыл җирлегенең “Авыл көне” узды

Быел ќирлектђ ике катлы ике йорт ремонтланган, мәдәният йортына капиталь ремонт уңышлы уздырылган

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Биектау муниципаль районының Иске-Казан авыл җирлегенең Коркачык авылында бәйрәм – Авыл көне узды.
Казаннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан матур урыннар гадәттә кунакларда бетмәс-төкәнмәс соклану, ә бу урыннарның хуҗаларында горурлык хисе уята. Менә бу бәйрәм көнендә дә Коркачык абруйлы кунаклар каршылады.
Авыл халкы янына Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, “Бердәм Россия” партиясе региональ бүлегенең ярдәм фонды президенты Геннадий Глушков, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм “Инвест” җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Владимир Алаев составындагы делегация килде.
Капиталь ремонттан соң клубта барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа спорт залы барлыкка килгән. Спорт залында кунакларны авыл малайлары – яшь спортчылар каршы алды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларга ярышларда җиңү яулаган өчен Мактау грамоталары һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.
Кунаклар килешкә бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Сәхнәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, районда яхшы таныш музыкантлар һәм җырчылар, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. Авылның “Су анасы” әкиятен сәхнәгә куйган курчак театры тамашачыларга бигрәк тә ошады.
Коркачык башлангыч мәктәбе укучылары кунакларга “Авыл көне” турында истәлек итеп, үзләре ясаган сувенирларны бүләк иттеләр.
Соңрак абруйлы кунаклар торак йорттагы квартираларны берләштереп ясалган “Черемушка” авыл балалар бакчасында булдылар. Моннан соң делегация башлангыч мәктәпкә юл тотты. Укучылар кунакларны чыгышлары белән каршы алдылар. Үз районнары турында шигырьләр сөйләп, кунакларның йөзендә ихлас елмаю балкыттылар. Агач бина элек контора булган, 2000 нче елларда аны башлангыч мәктәп итеп үзгәрткәннәр. Ел саен биредә косметик ремонт уздырыла, быел әйбәт, җылы санузел барлыкка килгән. Класслар зур түгел, әмма балаларга җитәрлек, элек биредә өч кенә класс булган, хәзер дүртенчесен өстәгәннәр.
Моннан соң авыл җирлеге кунаклары Закировлар гаиләсенә килделәр. Аларның сарайларында тугыз баш мөгезле эре терлек күшәп тора. Гаилә сөт сату буенча зур булмаган бизнес башлап җибәргән. Сыерлар хуҗасы Лилия Закирова сүзләренә караганда, бу җиңел эш түгел. Әмма балалары үсеп килә, алар кул астына керә.
– Без ирем белән 22 ел бергә яшибез. Без өйләнешкәндә үк аның бер сыеры бар иде, без аларны арттыра башладык. Моңа кадәр мин 12 ел фермада сыер савучы булып эшләдем. Хәзер ферма үз өебездә. Авыл җирлегендә моның ка-дәрле мал асраучылар бары без генә.
Аннары кунаклар авыл остасы Җәлил Вилданов мастерскоена күз салдылар. Бу мастерской да, кибет тә. Стеналарга уеп-бизәкләп ясалган агач әйберләр эленгән, агач мебель, сандыклар куелган, зал уртасында – эш кораллары. Һавадан, борыннарны кытыклап, яңа юнылган агач исе килә, бөтен нәрсәдә иҗат рухы сизелә.
– Мин агач эше белән мәктәп тәмамлагач ук кызыксына башладым, – дип уртаклашты безнең белән Җәлил Вилданов. – Бизәкләп ясаучы рәссам һөнәренә укып чыктым. Улым да укыды, миңа мастерскойда булыша: бик әйбәт булдыра ул, кайбер әйберләрне миннән дә яхшырак ясый.
Узган Авыл көне анда яшәүчеләр өчен генә түгел, җитәкчеләр өчен дә мөһим. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйткәнчә, мондый очрашулардан соң проблемалар һәм җитешсезлекләр аермачык күренә башлый. Аннары, барлык плюс һәм минусларны исәпкә алып, барысын да бергәләп хәл итәргә була.
Авыл җирлегенә иганәчеләр еш булыша, кешеләр аларга моның өчен бик рәхмәтлеләр. Шундыйлар арасында Марат Җаббаров, Газинур Сафин, Рәшит Борһанов, Илдар Гыйниятуллин, Рамил Галәүтдинов бар. Алар ярдәмендә авылда яңа объектлар барлыкка килә, булганнарына ремонт ясала.
Тырышлык, максатчанлык һәм туган ягыңны ярату бәрабәренә күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин һәм Иске-Казан авыл җирлеге – моның ачык мисалы, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100