Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районы башлыгы – көрәшче, яхшы тренер һәм оештыра белүче шәхес - Хәлил Шәйхетдинов
Татарстанның спорт министры урынбасары М.Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының быел Биектауда узуы очраклы булмавын җиткерде.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган традицион турниры ике ел Зәйдә үткәрелгәннән соң, яңадан Биектау районына әйләнеп кайтуы очраклы гына булмаган. Ярышларның ачылыш тантанасыннан соң журналистлар белән аралашкан ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов шулай дип белдерде.
“Җирлеге шундый. Биектау – татарның танылган көрәшчесе Данил Галиев дөньяга килгән төбәк. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе дә көрәшче, яхшы тренер һәм оештыру эшләрен башкара белә торган шәхес. Шуның нәтиҗәсе буларак төбәктә спортның үсеше күзәтелә, бүгенге ярышлар да һәр көрәшченең күңеленә яхшы яктан кереп калырлык дәрәҗәдә оештырылган”, – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда мәртәбәле бәйгене үзләрендә үткәргән биектаулыларга быелгы – 55нче турнир да ышанып тапшырылды.
“Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир иң көчле көрәшчеләрне үзенә җыя һәм мәртәбәле турнирлардан санала. Аны көрәшчеләр дә, тамашачылар да көтеп ала. Шушы турнир белән без яңа сезонны ачып җибәрәбез. Иң мөһиме – биредә очраклы килеп эләккән көрәшчеләр юк. Физик яктан әзер, үз төбәкләренең батырлары гына бил алыша. Мин аны көч сынашу мәйданы гына түгел, ә татар сәнгатенең үсеш чыганагы буларак та бәялим”, – диде министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, Биектауда уза торган 399 көрәшчене үзенә җыйган турнирны быел гадәттәгедән соңрак – төштән соң гына ачтылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз