news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Биектау районы «Балкыш» балалар иҗат йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

“Балкыш” балалар йортында шөгыльләнүче балалар үзләренең бәйрәмнәрен зур концерт программасы белән билгеләп уздылар.

(22 декабрь, Казан, «Татар-информ», “Биектау хәбәрләре” газетасы, Зөһрә Вәлиуллова). Юбилейга багышлап “ Балкыш” коллективы берничә күргәзмә әзерләгән. Концертка килгән тамашачы иң элек күргәзмә белән танышты.

Дистә ел эчендә иҗат үзәге бик күпләр өчен иҗат мәктәбенә әверелгән. Биредә педагоглар балаларга эстрада сәнгате серләренә төшенергә ярдәм итәләр, олы сәхнәгә юл күрсәтә.

Концерта нәни талантлар югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады. Аларның һәрберсе талантлы, һәрберсе үзәк өчен кирәк һәм кыйммәт.

Педагоглар да, үзәк җитәкчелеге дә үз тырышлыкларының нәтиҗәсен күрделәр. Район хакимияте башлыгы исеменнән тантаналы шартларда “Балкыш” үзәгенә яңа костюмнар алыр өчен сертификат тапшырылды, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100