news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районының Усад авылында Рөстәм Яхин исемендәге яңа сәнгать мәктәбе ачылды

Биектау районының Усад авылында тантаналы рәвештә Рөстәм Яхин исемендәге яңа сәнгать мәктәбе ачылды. Әлеге заманча мәдәни үзәктә балалар сәләтләрен ача алачак, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Сәнгать мәктәбен ачу тантанасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисади вәкиле Таһир Гатаулин катнашты.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов проектның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Әлеге катлаулы проект белән эшли башлаганда идеяләр бик күп иде, бүген без аларның тормышка ашырылуын күрәбез. Безнең бурыч заманча проект булдыру, әмма уникальлекне саклап калу иде. Хәзер без киләчәккә карыйбыз һәм әлеге тарихи территориядә яңа инициативалар гамәлгә ашырырга әзерләнәбез. Сәнгать мәктәбе балаларыбызга озак еллар хезмәт итсен!» - диде ул.

Яңа мәктәп сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү үзәге, шулай ук төбәктә мәгариф һәм мәдәни инициативаларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак.

Фото: Биектау районының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot