news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районының Удачный бистәсе халкы Бастрыкинга җимерек юллар турында зарланган

Биектау районының Удачный бистәсендә яшәүчеләр Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җимерек юллар турында зарланган.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, бистәдә асфальт юк, яңгырлар вакытында юлның грунт өслеге ага башлый. Бу сәбәпле анда машиналар йөри алмый. Төрле инстанцияләргә юллаган мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәсе булмаган.

Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга процессуаль тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot