news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районының өч бистәсендә 20 йорт яны кишәрлеген су баскан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, Биектау районының Чыпчык, Иске Бөреле һәм Байкал авылларында 20 йорт яны кишәрлеген су баскан. Су басуның барлык очраклары да ведомство контролендә тора.

Чыпчыклы авылында өч, Иске Бөреледә җиде, Байкал авылында ун кишәрлек су астында калган. Барлык очракларда торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына эләкми, халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Кризислы вазгыятьләрдә идарә итү үзәге бу хәлне контрольдә тота. Биектау янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме барлык урыннарга җибәрелгән, су баскан районнарда су күтәрелүен контрольдә тоту өчен тәүлегенә өч тапкыр мониторинг ясау планлаштырылган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанның өч бистәсендә йорт янындагы кишәрлекләрне су басуын фаразлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100