Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районының Эстачи авылында 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк
Биектау районының Эстачи авылында 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Проект документациясе дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсенә ирешкән. Бу хактагы мәгълүматлар Экспертиза нәтиҗәләре бердәм дәүләт реестрына кертелгән.
Реестр мәгълүматларына караганда, сүз мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше турында бара. Объектны Татарстанның Биектау муниципаль районы башкарма комитеты төзиячәк.
Эстачида мәктәпкәчә белем бирүче «Шаян» балалар бакчасы эшли. Учреждение 2022 елда ачылган. Бүгенге көндә анда 294 бала йөри.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз