Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районының бер авылында көчле җил мәчет түбәсенең бер өлешен куптарган
Әлеге хәл Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында булган: биредә көчле җил мәчет түбәсенең бер өлешен – тимер конструкцияне кубарып аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Ведомствода искәртүләренчә, нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Урынга җирле хакимият вәкилләре килгән.
Алар хәбәр иткәнчә, түбәнең бер өлеше корылмаларның черүе аркасында җимерелеп төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз