Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районының баш ветеринария табибы итеп Ренат Хисмәтов билгеләнде
Биектау районының ветеринария берләшмәсен авыл хуҗалыгы өлкәсендә 22 ел хезмәт стажы булган тәҗрибәле белгеч Ренат Хисмәтов җитәкләде. Аны вазифага билгеләү турында эшлекле дүшәмбедә Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов хәбәр итте.
«Районыбыз файдасына сыйфатлы, нәтиҗәле хезмәт куярсыз, дип өметләнәм!» - диде Равил Хисаметдинов.

Ренат Хисмәтов 1976 елның 15 августында ТАССРның Мамадыш районы Олыяз авылында туган. 1998 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган.
Һөнәри эшчәнлеге барышында Хисмәтов төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә технолог, җитештерү буенча урынбасар һәм баш зоотехник булып эшләгән, «Туган Як» һәм «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмаларында җитәкче вазифаларын башкарган, шулай ук «Яңа тормыш» ҖЧҖ генераль һәм башкарма директоры булган.

2024 елның 21 февраленнән ул Әгерҗе ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы вазифаларын башкарды.
Фото: Биектау районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз