news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районының Айбаш авылында манарасын җил аударган мәчетне төзекләндерә башладылар

Михаил Захаров/Татар-информ

Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында узган елның ноябрендә манарасын җил аударган мәчет бинасын реставрацияләүнең беренче этабы башланды. Төзүчеләр алдында зур күләмдә эш башкару бурычы тора. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин авылга сәфәре барышында шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта мәчетне торгызуның беренче этабы башлана. Без бу эшләргә иганәчеләр ярдәмендә 25 миллион сумга якын акча таптык. Беренче эш итеп аның нигезен ныгытачакбыз, мәчетне сүтәчәкбез, ниргәләрен төзәтеп кире җыячакбыз... Моннан алдагы объектлар тәҗрибәсенә карап фикер йөрткәндә, бу эшләргә 50 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк», - диде Гущин.

Иван Гущин

Фото: © Михаил Захаров/Татар-информ

Ул мәчетнең уникаль һәйкәл икәнен һәм инде күптән Дәүләт комитетының игътибар үзәгендә булуын искәртте.

«2017-2018 елларда мәчетне реставрацияләү омтылышлары булган иде. Без бинаның авария хәлендә булуын һәм реставрация эшләре таләп ителүен аңладык. Узган ел мәчетнең манарасы ауды, аны тиз арада консервацияләдек, ә бүген эшнең башлануы турында изге хәбәр белән килдек», - дип ачыклык кертте Иван Гущин.

Аның сүзләренчә, мәчетне реставрацияләү эшләре бюджет акчаларына түгел, ә иганәчеләр күчергән акчага алып барыла.

Җирле мөселманнар өчен мәчеттә төзекләндерү эшләре барган вакытта вакытлы корылма торгызылган, алар шунда намаз укый ала, дип искәртте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәтт Сәмигуллин

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100