Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районыннан Рубежное шәһәренә гуманитар ярдәм китерделәр

Татарстан шефлыгындагы Рубежное шәһәренә республиканың Биектау районыннан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китерелде. Йөкне шәһәрнең гуманитар үзәгенә тапшырдылар. Татарстан делегациясен ТР вице-премьеры – республика шефлыгындагы шәһәрләрне торгызу эшләренә кураторлык итүче Фәнил Әһлиуллин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин җитәкләде.
Йөк составында – «Татагролизинг» тапшырган алты тонна бәрәңге, шулай ук Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе тапшырган алты тонна төрле азык-төлек товарлары.
Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә 10 мотоцикл, рацияләр, госпитальләр өчен медикаментлар, запас частьләр, инструментлар, азык-төлек продуктлары һәм туганнарыннан шәхси посылкалар тапшырылды.
«Биектау районы вәкилләре Һәм Азат Җиһаншин белән беренче тапкыр гына эшләвебез түгел. Аларның инициативалылыгы, кешеләр һәм бизнес күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә Рубежное халкы өчен адреслы ярдәм җыю мөмкин булды. Шунысы мөһим, гуманитар үзәк белән ярдәм итәргә әзер кешеләр арасында туры элемтә җайга салынган. Бу кешеләрнең ихтыяҗларына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Без инфраструктураны торгызу эшендәге киләсе адымнар турында фикер алыштык һәм бу юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклады Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз