news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районыннан махсус операция ветераны берничә дөнья рекорды куйды

Биектау районында яшәүче Сергей Разваляев Екатеринбургта узган «Алтын юлбарыс XIX» спортның көч төрләре буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр дөнья чемпионы титулын яулаган һәм берничә дөнья рекорды куйган.

Сергей – махсус хәрби операция ветераны. Ул 8 илдән килгән 7 мең спортчы арасында туган районын гына түгел, бөтен Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте.

«Утырып бицепска күтәрү» дисциплинасында ул яңа дөнья рекорды куйды һәм дөнья чемпионы булды. «Бицепска штанганы экстремаль күтәрү»дә җиңү яулап кына калмыйча, үзе куйган дөнья рекордын ике тапкыр яңартты, шулай ук абсолют категориядә икенче урынга лаек булды.

«Бицепс ике төр ярышы» дисциплинасында спортчы классик күтәрүдә рекорд куйды.

Бу Сергейның 2025 елдагы икенче дөнья чемпионаты.

«Сергей Разваляевның уңышлары рух көче, максатка ирешүчәнлек һәм эшкә тугрылык үрнәге булып тора. Спортчыны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да дөньякүләм спорт аренасында яңа уңышларга ирешүен телибез», - диделәр район администрациясендә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot