news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районыннан Луганскига хәрбиләргә төзелеш материаллары, посылкалар җибәрделәр

Биектау районыннан Луганскига хәрбиләргә төзелеш материаллары, посылкалар җибәрделәр
Фото: © Алинә Камалиева

Биектау районыннан Луганск Халык Республикасына 15 тоннага якын гуманитар йөк җибәргәннәр. Исемлеккә төзелеш материаллары, маскировкалау челтәрләре, җылы киемнәр, блиндаж шәмнәре, хәрбиләргә исемле посылкалар һәм тәм-томнар кергән.

Зур йөк машинасы руле артында Денис Чирок бара. Ир-ат Краснодар краеннан, Биектау районына гуманитар ярдәм өчен махсус килгән. Ул махсус хәрби операция зонасына йөрәк кушуы буенча айга ике тапкыр бара. Денис 960нчы штурм авиаполкы капитаны булып чыкты.

Фото: © Алинә Камалиева

«Мин дә анда барырга телим, ә әлегә алмыйлар. Син монда кирәгрәк, диделәр. Менә мин бу эш белән шөгыльләнәм. Чөнки минем анда барасым килә», - ди ул.

Денисны озатырга Михаил Филиппов барачак. Михаил Биектау районы хәрбиләренә беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм алып баручы. Хәрби хәрәкәтләр зонасында ул 20 тапкырдан артык булган.

«Барысы да яхшы булачак. Без – тыл хезмәтчәннәре ярдәм итәбез. Хәрбиләр мине анда барысы да белә, көтәләр. Телефоннан шалтыратып торалар. Җиңү безнең якта, барысы да яхшы булачак», - дип ышана Филиппов.

Гуманитар йөкне мәктәпләр дә, цехлар да, авыл җирлекләре дә, гади яхшы күңелле кешеләр дә җыйды.

«Без булдыралганча тырышабыз, ярдәм итәбез. Көн-төн телефонда. Безнең районнар да, авыллар да ярдәм итә, хәтта шәһәрдән дә ярдәм алып килә», - ди волонтер Марина Цветкова.

Фото: © Алинә Камалиева

Ел башыннан бу инде гуманитар йөк төяп җибәрелгән дүртенче машина булып тора. Моңа кадәр ике машинаны Донецкига госпитальгә җибәргәннәр.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Материал Алинә Камалиева катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100