news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районындагы Айбаш авылы мәчетен реставрацияләүгә 90 млн тотылачак

Биектау районының Айбаш авылында урнашкан тарихи мәчет бинасының бурасын һәм агач стеналарын җыю эшләре башланды. Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләгәнчә, объект, тәһарәтханә, инженерлык челтәрләре һәм котельныйлар төзелешен исәпкә алып, 90 млн сумга якын дип бәяләнә.

«Без беренче этапны эшләдек: бүрәнәләр сүтелде һәм чистартылды. Реставрация эше тиз булмый, чөнки без моны мөмкин кадәр күбрәк тарихи материалны саклап калу өчен эшлибез. Чын конструкцияләрнең 60 проценттан артыгы сакланды», – диде Иван Гущин.

Хәзерге вакытта мәчет бинасының бурасын һәм агач стеналарын җыю эше бара. Иван Гущин фикеренчә, моңа ике ай вакыт тәлап ителәчәк, һәм җәйгә кадәр мәчетнең түбәсе төзелеп бетәргә тиеш. «Шуннан соң икенче этап башланачак – без объектны җайлаштыра башлыйбыз. Безнең өчен мәчеттә яхшы интерьер, уңайлы һәм җылы булуы да мөһим», – ди ул.

Ул шулай ук ​​торгызылган мәчетнең бер өлешендә кечкенә музей мәйданы булачагын, анда турыдан-туры мәчет эшендә кулланылмаган әйберләр урнашачагын әйтте.

Гущин эшне 30 августка кадәр тәмамларга теләк булуын уртаклашса да, реставрациянең тәмамлану вакыты билгесез кала. «Бу объектны финанслауга бәйле булачак. Тиздән тәмамларбыз, дип ышанам. Әлбәттә, республика өчен 30 август - күрсәткеч көн, ләкин мин ул вакытка өлгермәбез дип куркам», – диде ул.

  • Әлеге проект Татарстан Республикасының Рәисе, район, авыл халкы һәм барлык битараф булмаган мөселманнар катнашында гамәлгә ашырыла
  • Биектау районының Айбаш авылының борынгы мәчете 1855 елда төзелгән. 2023 елның 13 ноябренә каршы төндә давыл нәтиҗәсендә, бик күптәннән реставрация көткән мәчетнең манарасы сул якка авып, җиргә кадала. 2023 елда реставрацияләүчеләр тарихи мәчетнең бүрәнә конструкциясен сүтте. Шуннан соң барлык агач элементлар номерланып, Лаеш районындагы реставрация мәйданына китерелде. Биредә оригиналь материалны реставрациләү һәм саклау буенча эш алып барылды, ә Айбаш авылында мәчетнең нигезе ныгытылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100