Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында яшәүче егет махсус операциядә чакта килгән хат авторы белән очрашты

Махсус хәрби операция зонасыннан туган ягына – Биектау районына кайткан хәрби ир-ат алгы сафта вакытта үзенә килгән хат авторы – мәктәп укучысы белән очрашырга карар кылган була. Бүген ул хат авторы – Индира исемле кыз укыган мәктәпкә килде, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.
Андрей хәрби хезмәткә узган елның апрелендә керешкән. Биектау мәктәбендә югары сыйныфларда укучы кызның хаты аңа алгы сафта вакытта килгән һәм хәрби аны талисман итеп саклаган.

Фото: © Маргарита Захарова
Ул мәктәп укучыларына солдат көнкүреше турында сөйләде, шулай ук уку йортына «Тимер» батальонының хәрбиләр имзалаган байрагын тапшырды. Мәктәп директоры сүзләренчә, байракны Ватанын саклаучы хәрбиләр истәлегенә мәктәп холлында урнаштырачаклар.

Фото: © Маргарита Захарова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз