Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында «Яшь геройлар вакыты» патриотик сменасы башланды
Биектау районы территориясендәге «Акчарлак» лагерендә «Яшь геройлар вакыты» патриотик сменасы башланды. Программада катнашучылар һәм остазлар белән Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков аралашты.
«Воин» үзәге белән без быел җәен өч смена үткәрәбез, аларда 600 бала катнаша. Хәзер лагерьдә – республиканың 16 районыннан 200 яшүсмер. Алар барысы да бушлай белем ала», - диде министр.
Сменада катнашучылар утлы корал һәм тактик әзерлек нигезләрен, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүне, тактик медицинаны өйрәнә.
Моннан тыш, программада-кинолекторийлар, тарихи квестлар, иҗади мастер-класслар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар.
«Яшь геройлар вакыты» - ул лагерь гына түгел. Бу - характер формалаша торган урын. Монда күңел ачу турында түгел, ә чын рухи-әхлакый кыйммәтләр, тарихка хөрмәт һәм яхшырак һәм көчлерәк булырга омтылыш турында», – диде Ринат Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз