news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты ачылды

Биектау районында «Кеше приюты» кайнар ризык тарату пункты ачылды
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстанда мохтаҗлар өчен 17нче кайнар азык тарата пункты ачылды. «Кеше приюты» проектының яңа ноктасы Биектау районындагы Полковая урамындагы 10нчы йортта урнашкан. Проектка мохтарият вәкилләре зур ярдәм күрсәтә. Хәйрия проектының яңа ноктасын ачуда Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Мин битараф булмаган меценатларга рәхмәт белдерәм. Алар чын мәгънәсендә игелекле эш эшлиләр - авыр хәлдә калган мохтаҗларга ярдәм итәләр. Алар кешеләргә җәмгыятьтә тулы кыйммәтле тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә», - диде ул.

Бу инициативаны Биектау районы эшмәкәрләре, җитәкчелеге һәм Җәмигъ мәчете хуплады. Ризыкларны шәһәрнең бер кафесында әзерлиләр, ә аннары тиз арада туклану пунктына китерәләр. Павильонда көн саен дүшәмбедән шимбәгә кадәр 11:00-12:00 сәгатьләрдә төшке аш ашарга мөмкин. Менюга аш, итле ботка, пылау, кайнар чәй, пироглар һәм һ.б кергән. Һәр пунктка көн саен 2 мең порция кайнар ризык җибәрелә. Проект башыннан 65 меңнән артык порциясе таратылды.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Кеше приюты» фонды попечительләр советы рәисе һәм «Меценатлар» бизнес-бергәлеге рәисе Ильяс Гыймадов сөйләвенчә, киләсе атнада Ульяновскида, аннары Казанның Киров районында һәм Яшел Үзән районында кайнар ризык өләшү пунктын ачу планлаштырыла.

Аның сүзләренчә, туклану пунктлары кышын Татарстан башкаласына килергә мөмкинлекләре булмаган күп кешеләргә ярдәм итәчәк. Статистика буенча, азык-төлек һәм кайнар туклану өчен мөрәҗәгатьләрнең 95 проценты пенсионер, аз керемле, йорт-җирсез, инвалид, күп балалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш хәлендә яшәүчеләрдән килә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бушлай туклану ноктасына кешеләр төрле сәбәпләр аркасында килә, әмма, кагыйдә буларак, ярдәмгә 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар мохтаҗ», - диде Ильяс Гыймадов.

Казанда кайнар ризык өләшә торган 7 пункт эшли: Борхан Шахиди ур., 26, Фучик ур., 52, Авангард ур., 95, Липатов ур., 6б, Симоновур., 3, Гудованцев ур., 6, Дачная ур., Татарстанда «Кеше приюты» пукнтлары Чаллы, Яшел Үзән, Менделеев, Әгерҗе, Алабуга, Нурлат, Буа, Питрәч һәм Лаеш районнарында бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100