news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында хәрәкәт иткән җиңел машинага ут капкан

Татарстанның Биектау районы Бимәр авылында хәрәкәт вакытында «Лада Веста» автомобиле яна башлаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр башта аккумуляторны, аннары янгынны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгуның якынча сәбәбе - транспорт чарасы системаларының, механизмнарының һәм узелларының төзек булмавы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100