news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында Владимир Жириновский аллеясы барлыкка киләчәк

Биектау районында Владимир Жириновский аллеясы барлыкка киләчәк
Фото: kremlin.ru

Татарстанның Биектау районы Биектау авыл җирлеге территориясендә урнашкан коммерцияле булмаган «Якты Яр» бакча бистәсендәге аллеяны ЛДПРның мәрхүм лидеры Владимир Жириновский хөрмәтенә атаячаклар.

Биектау авыл җирлеге башкарма комитетының әлеге карары Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Торак пунктларны киңәйткәндә барлыкка килгән урам исемнәре документ белән имзаланган. «Якты Яр» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә тагын бер урам Йөзем аллеясы (Виноградная) дип аталачак.

Владимир Жириновский 2022 елның 6 апрелендә коронавирус нәтиҗәсендә вафат була. Россия Президенты Владимир Путин аны «Патриот, талантлы һәм гадәти булмаган кеше» дип атады. Сәясәтче Мәскәүдә, Новодевичье зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100