Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында «Мүлмә- FEST» фестиваленә 3 меңнән артык кунак килгән
Биектау районының Мүлмә авылында узган «Мүлмә-FEST» фестивале рекордлы санда кунак җыйган – монда 3 меңнән артык кеше килгән. Бу Мүлмә авылы халкы саныннан өч тапкырга артык. Бәйрәмгә тирә-яктагы авыллардан, Татарстан шәһәрләреннән, хәтта башка төбәкләрдә дә кунаклар килгән.
Чараны «Биектау» бию коллективы ачкан. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гатауллин сәламләде. Шулай ук авыл башлыгы рәхмәт хатлары һәм бүләкләр дә тапшырды.

Бәйрәмнең иң матур өлешләренең берсе – балалар өчен традицион бәйгеләре булды. Балалар бүләк кисте, чүлмәк ватты. Кунаклар өчен спорт, гаилә һәм уен зоналары төп аланда урнашкан иде, монда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды.

Фестивальне Таһир Гайнуллин алып барды. Бәйрәмнең төп бизәге – милли көрәш булды. Төп приз – тәкәне – Арчадан халыкара класслы спорт мастеры Альберт Ситдыйков отты.
Бәйрәм финалында танылган җырчы Илгәрәй һәм аның командасы чыгыш ясады.

Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узды.
«Татарстанда җәй» проекты республиканың бөтен районнарын да колачлый һәм төрле форматтагы чараларны үз эченә ала. Болар: ишегалды бәйрәмнәре, спорт турнирлары, масштаблы фестивальләр. Аның миссиясе – эчке туризмны үстерү, җәмәгать киңлекләренә булышу.

Фото: Биектау районының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз