news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында махсус операция катнашучылары өчен 14 мең сумнан артык акча җыйганнар

Татарстанның Биектау районы Шәпше авылы халкы махсус операциядә катнашучыларга булышу өчен тагын 14,4 мең сум акча җыйган. Бу хакта район администрациясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тавыш бирү көнендә Шәпше авылы халкы якташларына ярдәм итү өчен сайлау участогында акча җыю оештырган.

Сайлаучыларга пылау, шашлык һәм коймак тәкъдим иткәннәр. Хәйрия ярминкәсе дә эшләгән. Шулай ук җирле талантлар катнашында концерт та оештырылган.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot