news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында мәктәп ярминкәләреннән кергән акчага хәрбиләр өчен «УАЗ» алганнар

Татарстанның Биектау районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы автомобиль тапшырылды. «УАЗ» районның мәгариф учреждениеләре тарафыннан мәктәп ярминкәләре вакытында кергән акчага сатып алынган.

«Автомашина сугышчыларыбызга зур файда китерер, изге Ватаныбыз файдасына зур хезмәт итәр дип өметләнәбез», — дип белдерде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Элегрәк «Татар-информ» Биектау районы хәрбиенә алгы сызыкта хезмәт итү өчен «УАЗ» бүләк итүләре турында хәбәр иткән иде.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр ул куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, дип белдерә, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияли торган шартлар булдыру искә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100