Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында коткаручылар бармагы блендерга кысылып калган хатынны коткарган
Биектау районының Шигали авылында коткаручылар бармагы блендерга кысылып калган хатын-кызга ярдәм иткән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 44 яшьлек хатын-кызның бармагына җайланманың тимер пычагы кергән, ул кулын мөстәкыйль рәвештә чыгара алмаган.
Коткаручылар хатын-кызның бармагын слесарь инструменты ярдәмендә чыгарган. Шуннан соң зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз