Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетте
Биектау районының Олы Көек һәм Татар Урматы авылларында ике фельдшер-акушерлык пункты төзелеп беткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин һәм Биектау үзәк район хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин тантаналы рәвештә кызыл тасманы кисте һәм яңа фельдшер-акушерлык пунктларын карады.
Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Һәр пунктның гомуми мәйданы – 80 квадрат метр. Олы Көек авылында теркәлгән халык саны – 202 кеше, Татар Урматы авылында – 102 кеше. Пунктлар табиб амбулаториясен җиһазлау стандартлары буенча тулысынча комплектланган.
Ремонт эшләрен башкару өчен акчалар «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз