news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, һәлак булучылар бар

Татарстанның Биектау районы Чыпчык авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Кешеләр үлеменә китергән авария шимбә кичендә булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Hyundai Creta белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Гранта»ның йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Чит ил автомобиленең йөртүчесе һәм балигъ булмаган ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

Авариянең барлык шартларын ачыклау өчен урынга Биектау районы прокуроры Рим Сөнгатуллин килгән. Процессуаль тикшерү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot